Бүген Сарманның «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында оештырыла торган «Татарстан чаңгы юллары» массакүләм узышлар оештырылды.
Алар ГТО нормативларына нигезләнеп үткәрелде. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыльфанов сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин кагыйдәләрне аңлатты. Ачылу парадында «Сарман» позывное белән махсус хәрби операция хәрби хезмәткәре катнашты.
Спортчылар 14 яшь категориясендә көч сынаштылар, шул исәптән традицион «Өченче яшь» категориясендә дә. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, Кубоклар белән бүләкләнделәр. Чара кысаларында авыл җирлекләре спартакиадасы призерлары да бүләкләнде. Беренче урынга Әлмәт авыл җирлеге лаек булды, Мортыштамак һәм Иске Минзәләбаш җирлекләре икенче-өченче урыннарда урнаштылар.