Җәлилнең 1нче мәктәбендә 4 А сыйныфы бөркетләре «игелекле капкачлар»дип аталган пластик капкачлар җыю буенча экологик акциядә катнаштылар. Бу инициатива табигатьне кайгыртуга гына түгел, балаларда әйләнә-тирә дөньяга хөрмәт тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. Һәрбер капкачы-уртак эшкә өлеш кертү ул: без табигатькә булышырбыз, ә җыелган капкачлар эшкәртүгә тапшырылачак, бу яңа эшләнмәләр ясарга һәм шуның белән чүплекләрдә пластикның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.