Муса Җәлил - патриот шагыйрь

2025 елның 15 феврале, шимбә

   Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган ачык класс сәгате узды. Чара барышында укучылар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм концлагерьда язылган шигырьләренең Россиягә ничек килеп эләгүе турында белделәр. Чарада «Моабит дәфтәрләре»циклыннан шигырьләр дә яңгырады. Ахырда  укучылар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International