2025 елның 15 февралендә татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләре һәр буынны тәрбияли. Аның гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле була. Бу көнне, МБББУ " Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә герой-шагыйренең туган көненә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» патриотик сәгате узды.
Балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-аның шигырьләре булуын белделәр. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелде.
Бүген мәктәптә балалар башкаруында герой шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Шулай ук балаларга «Көрәшкә бирелгән тормыш» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шигырьләр җыентыклары, замандашларының үзе һәм дошман тылында сугышкан иптәшләре турындагы истәлекләре һәм аларның фаҗигале һәлакәтләре күрсәтелде.