Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, Сарман районы Мәгариф бүлегенең “80 еллыкка-80 патриотик эш” планы нигезендә, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Әфганстан-йөрәк ярам” темасына класс сәгате үтте. Укучылар сугыш башлану, аның төгәлләнүе һәм Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуларына 36 ел тулуга багышланган презентация карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Сугышчан Дан залында булып, үзләренең интернациональ бурычларын Әфган җирендә үтәгән Ләке авылы егетләре турында сөйләштеләр. Әлеге чара укучыларда үз авылдашлары өчен горурлык, патриотик хисләр уятты.