Районда әфганчыларны хөрмәтләделәр

2025 елның 15 феврале, шимбә

Бүген, 15 февральдә, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә районның үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин мөрәҗәгать итте, барысына да аяз күк йөзе һәм тынычлык теләде. Ул махсус операциядәге зур өлеш кертүчеләрне билгеләп үтте, Әфган сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына «Хәрби казанышлары өчен» медальләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International