15 нче февраль - халкыбызның бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Илебезнең батыр улын искә алып, мәктәбебездә "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дигән кичә оештырылды. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Кичә күңелләрдә җылы хисләр калдырды.