Батырлык дәресе: Әфганстан сугышы ветераны белән очрашу.

2025 елның 15 феврале, шимбә

Батырлык дәресе:  Әфганстан сугышы ветераны белән очрашу. Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы алдыннан һәм 15 февральдә билгеләп үтелә торган Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне кысаларында Әфган сугышы ветераны Шәрәфетдинов Разин Хәмит улы белән очрашу булды. 
Билгеле булганча, вакыт һич туктаусыз алга китә, әмма тарихта онытылмас эз калдырган вакыйгалар турындагы хәтер мәңгегә кала. Әфганстандагы сугыш ветераны белән очрашу — тарихны беренчел чыганактан ишетү мөмкинлеге бирә. Авыр шартларда үз илләренең мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрнең батырлыгына, кыюлыгына һәм ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Разин Хәмит улы кайнар ноктада хезмәт иткән вакытларын, сугыш кырында ятып калган дусларын искә төшерде, сугыш аның тормышын ничек үзгәртүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Мондый очрашулар яшь буынга  «герой» һәм «батырлык» сүзләре артында нәрсә торганын аңларга ярдәм итә.
Очрашу ахырында укучылар  ветеранга җылы каршы алуы өчен рәхмәт белдерделәр, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International