"Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Ватанны Саклаучы елын ачу тантанасы узды

2025 елның 15 феврале, шимбә

Бүген "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Ватанны Саклаучы елын ачу тантанасы булды. 6 нчы сыйныф укучылары "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафына кабул ителде.
Балалар ант бирделәр. Ант сүзләрен әйтеп, балалар үз Ватанына тугры булырга, аның батырларын искә алырга, көчсезләрен якларга, укуда һәм спортта уңышларга омтылырга, патриотлар һәм лаеклы гражданнар булырга ант иттеләр.
Мәктәп директоры Ахметбаева Римма Григорьевна чыгыш ясады.
- "Юнармия" - Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, аның максаты - патриотик традицияләрне саклау һәм арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International