"Язам сиңа, Герой! " Әлеге акция кысаларында барлык теләүчеләр МХОда катнашучыларга фронтка хат яза алалар, шулкадәр авыр, әмма әһәмиятле хезмәтләре өчен үз теләкләрен һәм ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. Солдатларга хат язу традициясе Бөек Ватан сугышыннан ук башлана, ул вакытта хат солдат өчен шатлыклы хәбәр була һәм аңа көч өсти. Укучылар, Яшь армиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы хатлар язып, куелган бурычны бик әйбәт үтәрләр дип өметләнәбез. Бу хатларда алар хәрбиләргә кыюлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерәләр, җиңүләрен һәм гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телиләр. Әлеге хатлар волонтерлар кулына тапшырылачак, алар гуманитар ярдәм белән барачак һәм безнең солдатларга тапшырылачак. Балаларыбызның хатлары хәзерге Ватаныбызны саклаучылар өчен шатлыклы хәбәр булыр дип өметләнәбез.