«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы гадәттәгечә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
2025 елның 17 февралендә Мөслимнең ,, Күбәләк,, балалар бакчасында конкурсның зона этабы узды. Анда 4 муниципаль районыннан 11 конкурсант катнашты. Районыбызны 6 нчы ,, Теремкәй,, балалар бакчасы тәрбиячесе Талибуллина Динара Халит кызы һәм 3 нче ,, Аленушка,, балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрифуллина Рамилә Рәшит кызы якладылар.
Конкурста катнашучылар педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә көчләрен сынап карадылар: педагогика мәсьәләләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!