Нурлыгадән апага 90 яшь тулды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Нурлыгадан Котдусовна 90 яшьлек юбилее: зирәклек, игелек һәм хезмәт сөючэнлек бәйрәме .   

  Шушы якты , матур кыш көнендә  гомерен хезмәткә багышлаган, балалар үстергән, тормышның авырлыгына түзгән, рәхәтен дә күрә белеп яшәгән Нурлыгадән апага 90 яшь тулды. Ә без, аның бистәдәшләре, хезмәттәшләре юбилеен котлап кунакка бардык. Якты  итеп каршы алды безне Нурлыгадән апа. Әле бүген дә нурын җуймаган күзләре күрә, колагы сак, йөзе ачык аның. Балаларын үстереп кеше иткән ана бүген аларның түрендә утыра, килгән кунакларга сөенеп чәен әзерли, сөйләшеп сүзе бетми.

            Бу тормышта күпне күргән апа ул. Сарман районы Рангазар аылында 1935 елда туган. Авыр еллар булса да укуга теләге булган. Авылда башлангыч, Буралыда  7 еллык мәктәпне тәмамлагач тормыш арбасына бик  иртә җигелергә, колхоз басуларында эшләргә туры килә аңарга. 18 -19 яшьлек елларын  ул  «мултуфта»( Молотов шәһәре инде ул) урман кисә әле. Эшкә нык, тырыш , батыр кызларны колхоздан « вербовать» итеп җибәрәләр. Аннан  «Сөләйнефть» идарәсе бар куатенә эшли башлаганда, СМУ га эшкә килә. Эше дә  «бик җиңел» була аның.  Нефтьнең ургылып аккан, төзелешнең кызу темплар белән барган еллары бит. Ә төзелеш өчен бетон – иң кирәкле материал. Кирәк икән аны әзерләргә дә кирәк. Әнә шул кирәк булган бетонны әзерләүдә эшли ул. Анда инде «бетономешалкалар» гына түгел, авыр кул хезмәте дә бик мөһим була.

             Эшкә батыр, кыю кыз 1966 елда оператор булып «Сөләйнефть» идарәсенең 2 цехына эшкә килә. 20 елдан артык басуларны иңләп - буйлап йөреп лаеклы ялга чыга.

            Шул арада тәгәрәшеп балалар үсә, оныклар, оныкчыклар туарга да өлгерә. Беренче иптәше 44 яшендә вафат булгач, сугыш ветераны Фаик абыйга тормышка чыгып Загидуллина Нурлыгадән булып китә. Сугышларда йөреп кайткан Фаик абыйның да саулыгы нык какшаган була шул. Нурлыгадән апаны ялгыз калдырып ул да 70 яшендә фани дөньяга күчә.

            Бүген Нурлыгадән апа оныкларга, оныкчыкларга куанып яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә аңа бер генә теләк теләргә кала: «үзең теләгән кадәр, сау-сәламәт булып яшә әле, ветеран!»Үзең теләгән кадәр, сау сәламәт булып яшә әле, ветеран!

 

Жәлил шәhәр тибындагы поселогы ветераннар Советы рәисе

Әнисә Минһаҗева  февраль 2025 ел.

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International