“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында лаборатор дәрес үтте

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Үсеш ноктасы” үзәге базасында, “Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары өчен "Төрле температурадагы суны катнаштырганда җылылык микъдарын чагыштыру", «Тән температурасын үлчәү», «Динамометрия. Кул мускулларының максималь мускул тырышлыгын һәм көч чыдамлыгын тикшерү"исемле физика фәне буенча лаборатор эшләре эшләделәр. Укучылар физика буенча цифрлы лаборатория ярдәмендә тикшеренүләр дөньясына рәхәтләнеп чумдылар.

Шулай итеп, «Үсеш ноктасы» үзәге барлык балалар өчен, шул исәптән авыл мәктәп укучылары өчен дә, сыйфатлы, ә иң мөһиме, конкурентлыкка сәләтле белем алу өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International