18 нче февральдә МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең 10-11 сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен билгеләүдә ярдәм күрсәтү һәм югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максатларында КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрде. Кабул итү комиссиясе секретаре Артем Николаевич Чукашов югары уку йортларына һәм филиалга кабул итү кагыйдәләре турында сөйләде. Ә презентация материаллары укучыларга КНИТУ-КАИ өйрәткән юнәлешләр турындагы мәгълүматны аңларга ярдәм итте. Очрашу азагында укучыларга мәгълүмати буклетлар тараттылар.