Бүген, 19 февраль көнне, Бердәм гамәлләр көнендә Җәлилнең 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында «Хәтер дәресе»акциясе узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Сафиуллина Гүзәл Айрат кызы балаларга якташыбыз, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Николай Константинович Сидоров турында сөйләде.