"Лилия" балалар бакчасында музыкаль –спорт күңел ачу чарасы узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар елы һәм патриотик тәрбия  кысаларында 2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә әтиләр белән  музыкаль –спорт  күңел  ачу чарасы узды. Балалар әтиләре белән төрле бәйгеләрдә катнаштылар, җитезлектә, кыюлыкта, тапкырлыкта  ярыштылар, биюләр, җырлар башкардылар. Соңыннан  балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук балалар бакчасында оештырылган «Үз кулларың   белән ясалган  хәрби техника» бәйгесендә катнашкан гаиләләргә грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International