"Җиңүгә кадәр 80 көн" акциясе кысаларында МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә ”Хәтер дәресе" үткәрелде. Дәрестә укучылар тагын бер тапкыр Бөек Ватан сугышы тарихы турында тыңладылар, документаль фильм карадылар, тема буенча фикер алышуда катнаштылар. Аннары тарих укытучысы алар өчен музейда экскурсия үткәрде. Анда "Бөек Ватан сугышы" экспозициясендәге безнең мәктәпкә волонтер Салихов Илшат алып килгән яңа экспонатлар белән таныштылар. Балалар экспонатларның (каскалар, миналар, көрәкләр, флягаларның) кайдан, ничек табылулары тарихы турында тыңладылар. . Дәрестә "Юнармия" һәм "Беренчеләр хәрәкәте"активистлары катнашты.