Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Хәтер сәгате” узды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Дәрес барышында балаларга сугыш хәрәкәтләре зонасында Ватаныбызны саклаган Виталийның тормышы һәм хезмәте турында сөйләделәр. Виталийның фотосурәтләрен карадык, аның балачакта, мәктәп елларында нинди булуын, отпуск вакытында мәктәп укучылары белән очрашуларга килүен, кызыклы тарихлар сөйләвен һәм балаларны тәм-томнар белән сыйлавын искә төшердек. Балаларга аның сугышчан иптәшләренең кыюлыгы һәм ныклыгы турында сөйләгәннәре, яшь буынга үгет-нәсихәтләре, үз Ватаныңны яратырга өндәгәннәре аеруча истә калды.

Егоров Виталийның якты образлары һәм батырлыклары илебез тарихына мәңгегә язылып куелган һәм безнең хәтердә калачак.

Дәрес Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International