19 февраль көнне Бөтенроссия хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотрының мәктәп этабы узды. Смотрда 6 класс катнашты.
I яшь төркеме:1-4 сыйныф укучылары;
І1 яшь төркеме: 5-9 класс укучылары.
Конкуренция бик югары булды. Бу көнне барлык отрядлар да үзләренең сафта йөрү, командаларны төгәл үтәү, бергәләп строй җырын җырлау осталыкларын күрсәттеләр. Малайлар үзләрен чын яшь армиячеләр итеп күрсәттеләр. Бердәм форма, матур эмблемалар – барысы да күзне шатландыра иде. Барлык класс командирлары да үзләрен бик яхшы күрсәттеләр, ә бит аларга җиңел булмады: алар үзләре өчен дә, бөтен класс өчен дә җавап бирделәр. Һәр командир җаваплылык йөген тойды, ләкин беркем дә үз классын сынатмады.