Илебез һәм халкыбызның истәлекле һәм бик мөһим датасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бөек Ватан сугышы үткәнгә күп еллар үтүгә карамастан, аның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара. «Хәтер дивары» акциясе – Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган туганнарыбызга һәм якыннарыбызга рәхмәт белдерү.
Бүген «Алчәчәк» балалар бакчасында «Хәтер дивары» ясалды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре – тәрбияләнүчеләребезнең туганнары һәм якыннарының портретлары урнаштырылды.