2025 нче ел Россиядә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан һәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 19нчы февраль көнне район мәдәният йортында “Ватан безнең белән көчле!” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелде. Концертта Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты, Иске Минзәләбаш, Күтәмәле авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Яңа Әхмәт, Мортыш-Тамак, Зур Нөркәй, Александровка авыллары мәдәният йортларында эшләп килүче вокаль һәм фольклор ансамбльләр, районыбызның популяр җырчылары Әнүр Гайнемов, Дилүс Гомәровлар катнашты. Концертта Бөек Җиңүгә, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә багышланган һәм туган җиргә мәхәббәт хисләре белән сугарылган җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. 14 тапкыр Украинага гуманитар ярдәм белән барган райондашыбыз Рамил Юнусовның җырын тамашачылар күз яшьләре белән тыңлады.