Сарман муниципаль районы Сарман авылында яшәүче Гамиров Өнип Гамир улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Өнип абый 1945 елның 19 февраленда Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1962 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “Җинүче” колхозында баш зоотехник булып эшли башлый. Ул барлык хезмәт юлын яратып башкарган эшенә багышлый. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аңа бик күп район, республика бүләкләре тапшырыла. Иң зур бүләк “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә.
Тормыш иптәше Фәүзия Сәет кызы белән бергә быел тормыш итүләренә 55 ел була- зөбәрҗәт туйлары. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 6 онык һәм оныкчык куанычы белән яшиләр, район һәм ветераннар томышында актив катнашалар.
Ватанны саклаучылар көне, Ватанны саклаучылар елы һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярларны котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, авыл хуҗалы җитәкчесе Николай Сахуриев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.