2 нче санлы "Лилия" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

     Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  «Лилия» балалар бакчасының зурлар төркемендә «Ватанны саклаучыларга багышлана» дип исемләнгән  әтиләр  катнашында  спорт  бәйрәме узды.  Әтиләр һәм балалардан торган  «Батырлар» һәм «Бөркетләр» командалары   спорт  эстафеталарында  көч сынаштылар. Сынаулары җиңел булмаса да, һәркем үзен күрсәтергә һәм биремнәрне мөмкин кадәр җитезрәк һәм төгәлрәк башкарырга тырышты.   Бәйрәм балаларның   җырлары һәм биюләре белән  үрелеп барды.  Ә бәйрәмнең иң матур өлеше - әтиләргә бүләк тапшыру булды. Бәйрәм күңелле, дустанә атмосферада узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International