21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм. Кешеә телсез яши алмый. Туган телдә уйлыйбыз, аралашабыз, иҗат итәбез. Туган тел көне алдыннан Нөркәй авыл китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында халык авыз иҗаты китаплары: әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән кунакта булды. Төрле халыкларның әкиятләре укылды. Балалар төрле халык әкиятләренең бер-берсенә бик охшаган булуын, кыюлыкка, игелеклелеккә, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтә икәнен белделәр.