7 март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәгеАлександровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган КВН узды

2025 елның 7 марты, җомга

7 март көнне МБББУ «Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәгеАлександровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган КВН узды. Бу бәйрәм алды көнендә зал язгы кәеф, елмаю, шатлык белән тулды. Чараны алып баручылар барлык хатын-кызларны һәм кызларны котладылар. Бәйрәм программасында «Актив» һәм «Адреналин» дип исемләнгән кызлар һәм малайлар командалары катнашты. Командалар матурлыкта, җырлау һәм шаярта белүдә, теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын табуда көч сынаштылар. Чара бердәм ритмда узды һәм беркемне дә битараф калдырмады. КВН һәркемнең күңелендә кояшлы, бәйрәмчә кәеф калдырды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International