Сарман урта мәктәбендә "Кошлар көне"

2025 елның 14 марты, җомга

Ел саен март ахырында һәм апрель башында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" табигый фәннәр атналыгы кысаларында чаралар үткәрелә. 13 мартта «Кошлар көне» оештырылды, аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Балалар яз көне нинди кошлар очып килә , ә кайсылары бездә ел буе яши икәнен белделәр. Башлангыч сыйныф укучыларына кошлар турында презентация күрсәтелде, анда укучылар кошлар сурәтләнгән картиналарны карадылар, канатлы кошларны танып белү буенча күнегүләр ясадылар, аларның тормышлары турында кызыклы фактлар белделәр. Әңгәмәдән һәм хикәяләр укудан соң башлангыч сыйныф укучылары белемнәрен ныгыттылар һәм «күчмә кошлар», «кышлаучы кошлар» темаларына рәсемнәр ясадылар.Тематик көн азагында балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International