"С" гепатиты нәрсә ул? "С" гепатиты-вирус китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы, ул сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр "С" гепатиты вирусы инфекция йоктырганнан соң 6 ай эчендә организм тарафыннан юк ителмәсә, авыру хроник формага күчә, бу уртача 4 инфекцияле кешенең 3сендә була.
Йогышлану ничек бара? "С" гепатиты вирусы йогышлы кешенең канында һәм башка биологик сыеклыкларында бар.
Йоктыру куркынычын киметү һәм башкаларны яклау өчен киңәш ителә:
1. Сертификацияләнмәгән урыннарда татуировкалар һәм пирсингтан качарга; стериль инструментлар куллана торган профессионалларга гына мөрәҗәгать итәргә.
2. Бары тик үзеңнең гигиена чараларын: маникюр кирәк-яракларын, теш щеткаларын һәм сөлгеләрне генә кулланырга.
3. Җенси инфекцияләрне булдырмау өчен барьерлы саклану чараларын кулланырга.
4. Йөклелекне планлаштыру алдыннан "С" гепатиты вирусына тикшерү узарга. Үзегезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз! Мәгълүматлылык һәм профилактика - "С" гепатиты белән көрәштә төп адымнар.