Хәзерге вакытта баланың үсешендә төп белем генә түгел, өстәмә белем дә зур роль уйный. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә өстәмә белем алу балаларның иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Өстәмә белем бирү дәресләрендә алынган белемнәрне төп белем бирү эшчәнлегендә тирәнәйтү, киңәйтү һәм практик куллану бара.