2025 елның 13нче мартында МББУ «Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 10 нчы сыйныф җәмгыять белеме фәне буенча проект эшләрен яклау булды. Проект эшләре бик кызыклы һәм күпкырлы итеп эшләнгән иде. Укучылар төрле темаларны сайладылар: туризм, фонд базары, финанс грамоталылыгы, Кеше хокуклары, дәрес яшәү рәвеше, музыка, буллинг, террорчылык, дин һ.б. Һәр чыгыш ясаучы комиссия сорауларына ышаныч белән җавап бирде һәм сөйләде. Проект эшләре тиешенчә эшләнгән һәм презентацияләр кызыклы фактларга бай булды. Барлык катнашучыларны да уңышлы яклаулары белән котлыйбыз!