2 апрельдә «РусГидро» ГАҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге» КАО белән берлектә Казанда тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк.
Чара «Нәтиҗәле конкурент икътисад» милли проекты кысаларында уздырыла, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының сату базарларын киңәйтүгә һәм эре заказчылар белән хезмәттәшлекне җайга салуга юнәлдерелгән. 2023 һәм 2024 елларда мондый очрашулар эре төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе компанияләрен һәм сәүдә челтәрләрен колачлады. Нәтиҗәдә 400дән артык предприятие эре бизнес белән тәэмин итә башлады, 4 млрд сумнан артык контрактлар төзелде.
Очрашуда «РусГидро» ГАҖ вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр, сатып алулар өлкәсендәге төп үзгәрешләр турында әйтәчәкләр һәм катнашучы предприятиеләрнең компанияләр ихтыяҗларын ябу өчен потенциаль тәэмин итүчеләр сыйфатында чыгыш ясау тәкъдимнәрен караячаклар.
РусГидро төркеме филиалларының һәм контрольдәге оешмаларның сатып алу планнары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://zakupki.rushydro.ru/Planning/Plan?sectionId=3. Чараның программасы белән танышырга һәм теркәлү узарга түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://dp.rushydro.ru/. Чара «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы кысаларында «Казан Экспо»МВЦ мәйданчыгында узачак. Чарага 2025 елның 28 мартына кадәр теркәлгән катнашучылар керә ала.