Шәһәрләрне һәм җирлекләрне төзекләндерү буенча яшьләрне иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән I Бөтенроссия медиаконтент конкурсы илдә старт алды.
Конкурста мөстәкыйль авторлар да, оешмалар да катнаша ала. Катнашучылар дүрт яшь төркеменә бүленәчәк: 12 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкәнрәк. Аларга туган шәһәрләренең ничек үзгәрүе турындагы тарихлары белән уртаклашырга һәм шәһәр мохитен яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итәргә тәкъдим итәләр. Эшләрне тапшыру өчен биш формат каралган: текст, видеосюжет, аудио, фото һәм блог. Видеороликларның озынлыгы биш минут белән чикләнгән,текст күләме - 1500 символ.
Гаризалар 2025 елның 30 маена кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләр «Кадрда төзекләндерү: киңлекне яхшырту өчен тиз идеяләр», «Шәһәрләребезнең киләчәге», «Цифрлы төзекләндерү», «Уңайлы ишегаллары» кебек 15 номинациядә сайлап алыначак. Нәтиҗәләр 2025 елның 24 сентябреннән 26 сентябренә кадәр Иннополиста (Татарстан Республикасы) ясалачак.
Катнашучы булу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә теркәлергә (аккаунт ачык булырга тиеш) һәм «I Бөтенроссия медиаконтент конкурсы» төркеменә кушылырга кирәк: https://vk.com/club229012954 аннары конкурс бергәлегенең беркетелгән посты репостын үз битеңдә урнаштырырга, сайланган номинация буенча үз эшеңне үз битеңдә бастырып чыгарырга кирәк. Текст материалына фото өстәргә була, видео -, аудио -, фотоэшкә кыска озата баручы текст рөхсәт ителә. Конкурс хештегларын өстәргә кирәк (#КонкурсМедиаконтента, #ГородаМеняютсяДляНас, #городскаясреда). Катнашу кагыйдәләре һәм нечкәлекләре - конкурсның рәсми сайтында.