Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 март көнне өлкән буын кешеләре өчен компьютер белеме дәресе үткәрелде.

2025 елның 15 марты, шимбә

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 нче март көнне, информатика укытучысы Шәмсетдинова Р.Л. һәм ЗДУР Мөхәммәтдинова Р. Г. җитәкчелегендә өлкән буын кешеләре өчен компьютер белеме дәресе үткәрделәр. Компьютерлар кешеләрнең тормышында бик зур файда китерәләр. Аны эш һәм уеннар өчен кулланалар. Социаль челтәрләрдә үз тормышлары тарихы белән уртаклашалар, музыка тыңлыйлар, кино карыйлар. Ә өлкәннәр өчен бу бик катлаулы, алар заманча технологияләргә күнекмәгәннәр. Компьютер мөмкинлекләре арасында югалып калырга мөмкиннәр, дөрес басмаска яки ватарга куркалар. Дәрес вакытында ворд программасында текстны ничек ашыкмыйча җыярга кирәклеген өйрәттеләр. Укыту дәресе зур кызыксыну белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International