Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика фәненнән ачык дәрес үтте.

2025 елның 14 марты, җомга

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 классында физика фәненнән “Ом законы. Уткәргечләрне параллель һәм бер-бер артлы тоташтыру. Мәсьәләләр чишү” темасы буенча ачык дәрес үтте. Дәрес эшлекле шартларда үтте, укучылар тема буенча терминнарны, формулаларны искә төшерделәр, төрле типтагы мәсьәләләр чиштеләр. Дәрестә функциональ грамоталылыкны үстерү максатыннан уку, финанс, математик грамоталылыкка зур басым ясалды. Практик өлештә бирелгән схема буенча үткәргечләр тоташтырдылар. Дәрес мавыктыргыч, файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International