Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне белән котлавы

2025 елның 16 марты, якшәмбе

Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.

Фидакарь хезмәтегез белән сез Сарман районы инфраструктурасының яшәргә сәләтле булуын тәэмин итеп, гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Хезмәт күрсәтү спектрын даими киңәйтәсез, торак пунктларны төзекләндерәсез. Хезмәтегез предприятиеләр һәм учреждениеләрнең  өзлексез эшләвенең ышанычлы гарантиясе.
Зур тырышлык, җаваплылык, түземлек, махсус белем һәм осталык таләп итүче вазифаларыгызны югары дәрәҗәдә башкару белән беррәттән, куелган бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын табасыз.
Бәйрәм көнендә күпьеллык хезмәтегез һәм һәр эшкә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Сезгә район халкының иминлеге хакына хезмәтегездә чын күңелдән һөнәри уңышлар, бәхетле матур тормыш, ныклы сәламәтлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International