15 март көнне МБББУУ «Советлар Союзы Герое А. А. Казаков ис. Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә» бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү булды:
1. Башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка турнирында: малайлар арасында Рамазанов Раниль 1 урын яулады, Мадьяров Искәндәр - 2 урын , Бунин Владимир- 3 урын; кызлар арасында Гарипова Лилия-1 урын, Мордагалиева Элина- 2 урын, Ильясова Ясминә -3 урын;
2 . Каюм Насыйри исемендәге XXIII Халыкара яшьләр фәнни - гамәли конференциясендә Маликов Константин 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
3. Илһам Шакиров җырлар буенча 1 нче Республика анимация роликлары конкурсында Мортазина Әдилә катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.