Олы Нөркәй урта мәктәбендә Парламент дәресе узды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Олы Нөркәй урта мәктәбендә   "Изге эш-Ватанга хезмәт итү!" Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парламет дәресе узды.  Дәрескә Олы Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Сабитов Әсхәт нәҗхәт улы чакырылган иде. Бу дәрес яшьләрдә Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүнең әһәмиятен аңлауны формалаштыруга юнәлдерелгән мөһим вакыйгага әверелде. Дәрестә Ватан тарихының героик битләренә, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына, шулай ук хәрби хезмәтнең заманча аспектларына аерым игътибар бирелде. Укучылар илнең иминлеген тәэмин итүдә армиянең роле, Россия хәрбиләренең гореф-гадәтләре һәм казанышлары, шулай ук тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында тирәнрәк белделәр. Дәреснең шактый өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Чарада катнашучылар фронтларда сугышкан, тылда хезмәт иткән һәм фашизмны Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән батырларны искә алдылар. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International