15 мартта Галиевлар гаиләсе үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу күркәм дата белән аларны Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов, Ләке авылы Ветераннар советы рәисе Ольга Ивановна Асанова котлады. Сарман районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Галиевлар - Илдус Гаптуллович һәм Анна Петровна районыбызда һәм Ләке авыл җирлегендә хөрмәтле кешеләр. Ләке урта мәктәбендә күп еллар физика-математика дәресләр укыттылар. 70-90 нчы еллар укучылары әлеге укытучылар турында горурланып сөйлиләр. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.