16 нчы март көнне "Җәлил гимназиясе"ндә "Наркотиклар - сайлау иллюзиясе" дигән документаль фильм каралды. Ул укучыларның хокукый аңын һәм законга буйсынучан тәртибен формалаштыруга, наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануга тискәре мөнәсәбәтен формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде.