Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ел саен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча Методик тәкъдимнәрне яңарта. Методик тәкъдимнәрнең яңартылган редакциясе Россия Хезмәт министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Методик тәкъдимнәр Россия Федерациясе норматив хокукый актлары үзгәрешләрен исәпкә алып актуальләштерелде һәм 2025 елгы декларация кампаниясе кысаларында (2024 ел Хисап елы өчен), шулай ук тиешле вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы кандидатлар тарафыннан керемнәр турында белешмәләр бирелгәндә кулланылырга тиеш.