«Кызыл калфак» Җәлил шәһәр тибындагы 4 нче балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме күңелле узды

2025 елның 21 марты, җомга

Нәүрүз бәйрәме - язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме. Ул 21 мартта үткәрелә. Бу көнне көн озынлыгы төн белән тигезләнә, ә аннары акрынлап аны узып китә. Димәк, озак көтелгән яз тулысынча үз хокукларына керә. Нәүрүз-табигатьнең уяну, җылыну һәм язгы кыр эшләре башлану чоры. Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Татар әйлән-бәйлән уеннары уйнадык. Күптән көтелгән кунак Нәүрүзбикә балаларны яз җитү белән котлады һәм сый өләште. Бәйрәм буена күңелле музыка яңгырады, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International