Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне»нә багышланган бәйрәм узды. Бу чарада укучылар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, аларны ни өчен сакларга һәм ничек дөрес ашатырга кирәклеген аңладылар. Чара «Кошларны беләсезме? " дип исемләнгән конкурс белән тәмамланды. Ике команда зирәклек һәм тапкырлык буенча көч сынаштылар. Конкурс йомгаклары буенча дуслык җиңде.