Сарман районында мәдәният хезмәткәрләре көне

2025 елның 21 марты, җомга

Бүген Сарман районы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды.

Котлаулар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина, «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе рәисе Александр Еремин, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Сарман район комитеты рәисе Эльза Кәримова чыгыш ясадылар. Алар иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр, Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталарын, Сарман муниципаль районы Башлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының, Башкарма комитетның мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Чара Татарстан Республикасының «Агыйдел»дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.

Һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Бетмәс-төкәнмәс энергия, якты һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, барлык башлангычларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International