«Нәүрүз» бәйрәме бик күңелле үтте

2025 елның 21 марты, җомга

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә. Бүген «Сандугач» балалар бакчасында бу бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздырдылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, аркан тартыштылар, чулмәк ваттылар. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын уйнадылар, яз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International