Бүген район Советының утырышлар залында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде.
«2025 елда Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлык үткәрү турында» киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясады.
«2025 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында Сарман муниципаль районы территориясендәге предприятиеләрдә, оешмаларда, торак пунктларда һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» икенче мәсьәлә буенча Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге башлыгы Радик Рафаэл улы Госманов хәбәр итте.
«Сарман участок урманчылыгы буенча 2025 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек турында» өченче мәсьәлә буенча «Азнакай урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Сарман участок урманчылыгы участок урманчысы Айрат Зиннур улы Вахитов сөйләде.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Вячеславовна Хөсниева таныштырды.