19 нчы март көнне «Җәлил гимназиясе» ндә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парламент дәресе– 2025 үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты - укучыларның сәяси-хокукый культурасын формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышындагы ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, үзеңдә гражданлык, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә булышлык итүдән гыйбарәт иде. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул 2009 нчы елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Дәрескә «Җәлил» муниципаль берәмлек башлыгы Кәримов Р. А. чакырылган иде. Ул Ватанны саклау турында сөйләгән. Ватанны яратырга, аның белән горурланырга, Ватаныбыз геройларының исем-фамилияләрен истә тотарга, Бөек Ватан сугышы вакытында илебездә тыныч күкнең нинди бәягә яулап алынуын истә тотарга чакырды.