Бүген бездә бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нәүрүз бәйрәме!

2025 елның 21 марты, җомга

Нәүрүз килде,тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Бүген бездә бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нәүрүз бәйрәме! Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр,уйнадылар, коймак белән сыйландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәүрүз котлы булсын!🌺🌺🌺

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International