Сарманда умартачылар киңәшмәсе узды

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Бүген Сарманда умартачылар һәм игенчелек юнәлешендә эшләүче хуҗалыклар вәкилләренең семинар-киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә умартачылык юнәлешен киңәйтү, умарталарга зыян китермичә язгы һәм җәйге кыр эшләрен башкару, гомуми стратегия булдыру мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев сәламләде. Семинар эшендә шулай ук район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Агрокөч» ширкәтенең терлек азыгы җитештерү буенча әйдәп баручы агрономы Рөстәм Хәбибрахманов катнашты. Агулы матдәләрне куллану буенча закон таләпләре, бал кортларын тоту тәртибе турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт районындагы һәм Әлмәт шәһәрендәге территориаль бүлегенең әйдәүче белгече Альбина Солтанова сөйләде. Идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов агымдагы елда район территориясендә чәчеләчәк нектарлы культураларга тукталды. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафин умарталыкларда ветеринария-санитария паспортларын алып бару тәртибе, умарталар арасында авыруларны кисәтү чаралары турында сөйләде. «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов районда кулланыла торган биопрепаратларга һәм алардан файдалану таләпләренә тукталды. Чара азагында вазыйфаи затлар умартачыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International