Бакчада театр түгәрәге эшен дәвам итә. Түгәрәкне тәрбияче Эльмира Хәйдәр кызы җитәкли. Бакчада тәҗрибә алган "артистлар" инде үз осталыкларын мәктәпләрдәдә дәвам итәрләр дигән өмет яши.
Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар үзләренә бирелгән рольләрне тырышып уйныйлар, әти-әниләр сәхнә костюмнары әзерләүдә булышалар. Балаларның уңышларын күреп алар да
сөенә",- ди түгәрәк җитәкчесе Эльмира Хәйдәр кызы.
Әлегә кадәр нәниләр әкиятләрне рус телендә генә уйнасалар, киләчәктә татар телендә дә театр куярга ниятлиләр.
Менә бүгендә кечкенә артислар белән рус халык әкияте "Теремкәй" не татар телендә сәхнәләштердек.
Тычкан-Чыкылдык, Бака-Бакылдык, Куян-Куркаккай, Төлке-Хәйләбай, Бүре-Сорыколак, Аю-Камытаяк кебек сүзтезмәләре хисабына рус балаларның сүзлеген баетуда зур эш булып тора.
Яшь артистларга уңышлар гына телисе кала.