Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Халыкара театр көне белән котлавы

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле театр сәнгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйм! Театр һәрвакыт мәдәниятебезнең мөһим өлеше, тормышның бөтен төрлелегендә чагылышы булып тора. Ул безгә якты хисләр бүләк итә, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә, игелекле эшләргә илһамландыра.

Үз эшегезгә тугрылыгыгыз, талантыгыз һәм осталыгыгыз, сәнгатьне кешеләрнең йөрәкләренә алып кереп, аларны рухи яктан баетуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм яңа иҗади казанышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International