Бүген Кәүҗияк мәктәбендә 2024-2025 уку елының 3 чирегенә йомгак ясаучы педагогик совет узды. Элеге утырышта укучыларның өлгереш нәтиҗәләре, укучыларның дәресләргә йөреш анализы һәм тәртип мәсьәләләре каралды. Укучыларның индивидуаль сәләтләрен үстерү һәм уңайлы белем бирү мохите булдыру буенча да укытучылар эшенә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук мәктәптәге уку-укыту һәм тәрбия эшләренең торышы буенча директор урынбасарларының чыгышлары тынланылды. Сыйныф җитәкчеләре дә әлеге уку елында башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.
Педсовет нәтиҗәле, эчтәлекле, барлык педагогларның эшлекле хезмәттәшлеге рәвешендә узды. Педагоглар советында кабул ителгән карарлар мәктәптә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен уңайлы шартлар тудыруга нигез булачак.